Хатыны да җырлаячакмы?

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин сәхнәдә янә бер “йолдыз” кабызмакчы.

Автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллинның яшь хатыны Динара ире белән бергә аның концертларында башкарган ике җыр яздырган.

  • Минем сәхнәдә чыгыш ясау турында уйларым юк иде. Бары тик юбилей сезонында бер тапкыр чыгыш ясарга карар кылдык – барыбер концертка төрле чыгышлар кертәсе килә. Шуннан соң безне “солянка”ларга чакыра башладылар, ә кире кагасы килми. Шулай ук безне банкетларга нәкъ менә дуэт итеп чакыра башладылар. Хәзер җәй көне тагын бер җыр яздырып булмасмы дип уйлыйбыз. Әмма альбом эшләү планда юк, ә кешеләр сорагач, җырлар чыгарабыз, – диде Динара Рәхмәтуллина.

Аның сүзләренчә, ул сәхнәгә омтылмый һәм ояла. Өстәвенә, ул үзенең тавышыннан бик үк канәгать булмавын әйтте, әмма хәзер ул бу өлкәдә белемен камилләштерә.

  • Ринат мине хуплый. Мин нәрсә теләсәм дә, ул мине һәрнәрсәдә хуплый. Беркайчан да миңа “җырлама” дип әйтмәде, – дип билгеләде ул.

Бәйле