«Голос»ның финалисты Бауман урамында кальян йортын ача

«Голос»ның беренче сезоны финалисты Эльмира Калимуллина эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган.

Ул Бауман урамында “Hookah rooms” кальян йортын ачты.

Бу бина өч залдан тора. Беренчесе – иң зуры һәм иң яктысы. Монда артистларның чыгышлары өчен сәхнә урнашкан. Икенче зал – зәңгәр тонда, монда башкалардан аерылып утырыр өчен кабинкалар, бар һәм селфи-дивар, ә өченче залда камин һәм VIP-ложалар бар .

Эльвира Калимуллина шулай ук март аенда, үзенең беренче концерты алдыннан, төшенә тары боткасын ашап утырган Русиянең президенты Владимир Путин кергәнен сөйләгән булган.

кальян

Мәгълүмат e-kazan.ru сайтыннан алынды
Фото: onalubit.ru сайтыннан 

Бәйле