Төнлә Татарстанда яуган кар беренче корбаннарга да китергән.
Бүген иртән Алексеевск – Биләр юлының 26 нчы чакрымында “Джили М-Гранд” автомобиле белән идарә иткән 1964 елгы ир һәлак булган. Ул кар явып торуга да карамастан, тизлеген арттырып, каршы як полосага чыккан. Өстәвенә, җәйге көпчәкләрен дә кышкысына алмаштырмаган булган.
Чистай – Аксубай – Нурлат трассасының 72 нче чакрымында чыккан һәлакәт тә ике корбанга китергән. “Лада Приора” белән идарә иткән 36 яшьлек ир-егет зур тизлектә каршы як юлга чыккан һәм “Фредлайнер” йөк машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәттә җиңел машинаны йөртүче һәм аның белән барган 1990 елгы пассажир кыз бәрелешкән урында ук үлгән. Җиңел машинаның алгы тәгәрмәчләрендә кышкы шиплы резина, ә арткыларында җәйге резина булган.