«Давай поженимся»да Роза Сабитова Казан тамадасы Айдар Садыйков алып килгән чәк-чәкне кире бирердәй була, нервылары кыза

Бүгенге «Давай поженимся» тапшыруында өч претендент-кияүнең берсе булып Айдар Садыйков катнашты. Айдар әфәнде — танылган шоумен һәм тамада.

Тапшыру барышында Садыйков төрледән-төрле мөгезләр чыгарырга тырышты. Игътибар юрганын үзенә тартты. Әмма бу трюк булачак кәләшкә дә, «президиумда» утыручы усал хатыннарга да ошамады булса кирәк. Айдар Садыйковның вакытлы-вакытсыз үз бүлмәсеннән чыгуы Роза Сябитованы, гомумән, чыгырыннан чыгарды. «Алтыннан эшләнгән бүләк алып килергә иде! Чәк чәгеңне үзең аша!» — дип кычкырды ул милләттәшенә.

Үзәк каналда күренү бәхетенә ирешкән Айдар Садыйков, аңлашыла ки, тапшыруга хатын эзләп килмәгән. Шоумен һәм тамада буларак үз-үзен пиарлау өчен ул бер генә мөмкинлекне дә ычкындырмый. Ул яктан караганда, «Давай поженимся»да катнашуы белән ул үз максатына иреште.

Шәһри Казан

Бәйле