Эстраданың танылган гаилә дуэты, алып баручылары Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар йорт салырга җыена. Асылбикә исемле нәни кыз үстерүче яшь гаилә яңа йортлары өчен җир дә алып куйган.
-Лаеш районының Кызыл Ил бистәсеннән майга кадәр «рассрочка»га җир алдык. Аена 100 мең сум түлисе. Аллага тапшырган. Илсур белән даими рәвештә концертлар, туй-юбилей кебек мәҗлесләр алып барсак та, алай гына зур акчалар эшләп булмый. Әнием (җырчы Светлана Сабирова – авт.) белән үз бизнесыбыз бар. Хәзерге вакытта әнинең социаль ипотекага алган фатирында яшибез, – дип сөйләде Гөлназ Шәрипҗанова.