20 ноябрьдә КФУның концерт залында Бикмуллин исемендәге «Бикафест» XV республика фестивале узачак. Юбилей фестивальдә катнашу өчен 200 заявка бирелгән. Бу хакта Татарстанның «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды медиаүзәге хәбәр итә.
Бүген Казанда «Сәләт» йортында Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм «БикаФест» фестиваленең сайлап алу туры башланып китте. Чарада катнашырга теләк белдереп 200дән артык гариза кабул ителгән, шуларның 125се үз чыгышларын жюрига күрсәтәчәк. Фестивальнең номинацияләре күп төрле: иң оста автор-башкаручы, иң оста коллектив-башкаручы, татар халык җырын иң оста башкаручы, бард җырын иң оста башкаручы, үз әсәрен иң оста укучы, башка автор әсәрен иң оста укучы. Оештыручылар сүзләренә караганда, юбилей елы булганга катнашучыларны бик күп сюрпризлар көтә.
«Голос. Дети» проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова да быел «БикаФест»та үзен сынап карарга булган. «Фестивальда беренче тапкыр катнашам. Барлык катнашучылар да бик талантлы һәм көчле. Җиңүгә кадәр бәйгенең атмосферасы кызык. Һәр кешенең шансы бар, барыбызга да уңышлар», ди ул. Россия проекты финалисты булган катнашучыга «Сәләт» уздырган әлеге бәйгедә генә катнашу әллә ни авыр түгелдер.
Катнашучыларны, традициягә әверелгәнчә, Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре хөкем итәчәк. Шулай ук жюри әгъзалары һәр кешенең чыгышына бәя һәм киңәшләрен бирәчәк. Алар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, Камал театры артисты Фәнис Җиһанша, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин, җырчылар Алинә Шәрипҗанова, Гөлсирин Абдуллина һәм Рәнис Габбасов кебек танылган шәхесләр бар.
Айнурның музыка сәнгате өлкәсендә дә киләчәктә укырга теләге бар. Әлегә машинада йөргәндә генә үзлегеннән өйрәнеп җырлый икән. Иҗат итәргә планнары зурдан. Көчле көндәшлек тә аны куркытмый. «Һәр җырчының үз урыны», ди Айнур.
Физкультура укытучысы буларак, Айнур фестивальдә катнашучыларга уңышлар түгел, ә сәламәтлек теләде. Сәламәтлектән башка яшәүнең мәгънәсе юк, аның өчен бернәрсәне дә кызганмаска кирәк дигән фикердә ул.
Бүген катнашучылар өчен төрле остаханәләр дә үткәрелде. Аларны шулай ук уңышка ирешкән кешеләр уздырды: Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов, «Татар Радиосы» ди-джейлары Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыров, Камал театры актерлары Ришат Әхмәдуллин һәм Алмаз Гәрәев.