8 декабрьдә “Инстаграм”га керкән видеосында ТНВ алып баручысы сыйфатсыз солярка алып алданганлыгы хакында сөйләде.
ТНВ алып баручысы Зөлфәт Зиннуров белән дә көтелмәгән хәл була. Өшегән әле, үзе түгел, ә машинасы өшегән. Тимер атында солярка каткан. 4 декабрь Теләче районының “Татнефть” ягулык салу станциясендә литры 36 сумнан 80 литр солярка алган булган. Зөлфәт ягулык алганда оператордан кат-кат солярканың нәкъ тә кышкы сыйфатлы солярка булуына төпченгән. Ләкин теләгәнчә барып чыкмаган.
“Татнефть ягулык салу станциясе клиентларны алдый икән. Алган “кышкы” соляркам бүген катты. Кызганыч, “Кайнар линия”ләренә шалтыратып әйттем, язып алдык диделәр, ләкин берәү дә кире шалтыратмады. Моңарчы гел “IRBIS”, “Сибнефть”та гына сала идем, беркайчан да проблема булмады. Сакланыгыз, үзегезне алдатмагыз”, ди Зөлфәт Зиннуров Инстаграмда. Ул кайнар линияләренә дә шалтыратып караган, әмма эш проблеманы язып алудан ары китмәгән.
Tatar Today