Казанның Киров районын бозлы су баса: гаепләүчеләр бар, гаепне алучылар юк [фотогалерея]

15 декабрьда Казанда Киров районының Гончаров урамында торак йортлар кинәт кенә су астына китә башлаган. Ишегаллары, юллар – барысы да бозлы су белән капланганнар. //ProKazan.ru//

Халык әйтүенчә, су бердә көтмәгәндә, санарлык минут эчендә әллә кайдан килеп чыккан. Зур бозлы күл машиналар йөри торган юлны да, трамвай юлларын да баскан.

Килеп чыккан ыгы-зыгыда кеше ничек тәэсир итәргә дә белмичә аптырап калган. Шул районның җирле кешесе Рәис иң беренче булып этне коткарарырга ашыккан. Үзенекен дә түгел, күрше этен коткарган ул. Ник дигәндә, күршеләренең иртән үк эшкә китеп, өйдә булмаганнарын абайлаган, шуңа да тизрәк эткә ашыккан.

“Без берничә сәгать буе коткаручыларга шалтыраттык. Ләкин җавап бирүчеләр булмады”, ди борчылган кешеләр. Берничә сәгатьтән соң, ниһаять, килеп чыккан һәлакәт урынына “Водоканал” коткаручылар бригадасы килгән.

Ләкин Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Марат Рәхмәтуллин коткаручыларның соңарып килүләрен аларның гаебе итеп санамый. “Безгә шалтыратучылар булмады. Беренче шалтыратуда ук без юлга чыктык. Безгә Киров районында су ага гына дип әйттеләр. Аңлатып торучы да булмады”, ди ул.

 

Бәйле