Ниһаять, зарыгып көткән, ай буе әзерләнгән, бүләкләр эзләп кибетләрдә вакыт уздырган Яңа ел бәйрәме дә килеп җитте. Һәр кеше өчен әлеге бәйрәм үзенчәлекле. Кемдер бу көнне гаиләсе белән булырга тели, кемдер яңалык эзләп ерак сәфәрләргә чыга. Ә татар эстрадасы артистлары кышның иң гүзәл бәйрәмен ничек үткәрде икән? Җавап эзләп, инстаграм челтәренә күз салдык. //Tatar Today//
Камал театры артисты Фәнис Җиһанша бу кичәдә кыш бабай булган:
Ә менә Филүс Каһиров әтәч елын Майамида каршы алган.
Әлбәттә, күпчелек артистлар Яңа елны гаиләсе янында, балалары белән бергә каршы ала.
Сөмбел Билалова Яңа ел кичендә дә эшләгән. Иске елны ул Санкт-Петербург шәһәреннән озаткан.
Айсылу Габдинова үткән елга нәтиҗәләр ясап, киләсе елны да зур өметләр, хыяллар белән каршы ала.
Данир Сабиров гаиләсендә чыннан да зур бәйрәм, чөнки балаларга дигән кыш бабайның бүләге зурларны да кызыктырырлык!
Сезне дә, кадерле укучыларыбыз, тагын бер кат бәйрәм белән тәбрик итәбез! Яңа ел шатлык сөенечләр, ак бәхетләр алып килсен!