Гүзәл Уразованың яңа клибында көтелмәгән хәл: геройга куркыныч янап, шәраб бөкесе шартлый

8нче гыйнварда җырчы Гүзәл Уразованың «Синең белән минем сөю» җырына клибы дөнья күргәнен ишеттек. Ә менә аны төшергәндә килеп чыккан кызыклы хәлне әле белмисездер. //Tatar Today//

Клип махсус Уразованың 35 яшьлек юбилей уңаеннан нәкъ тә шушы көнне чыгарылды. Баш геройлар Нияз һәм Зиләне сайлап алыр өчен дә, 500дән артык катнашырга теләүче каралган. Клипның кунагы «Чара» кушаматлы эт, көтмәгәндә, уйламаганда шулай ук, төп каһарман була, хәтта иң кирәкле һәм мөһим герой дип әйтсәк дә ярыйдыр.

Зилә белән Нияз бәхетле һәм гүзәл бер гаилә. Ләкин аларның тормышын әлегә кара козгындай болыт каплаган. Алар бер-берсен сагыналар, тормыш мизгелләрен искә төшерәләр.

Менә шул искә алуларның берсендә төшерелгән өзек кызык тудыра да инде. Ул һич көтелмәгән була.

Нияз белән Зилә ресторанда, романтик мөхиттә, шәраб эчеп, ашап утыралар икән.

Кинәт, Нияз шампан шәрабын ачканда бөкесен каты итепме, дөрес түгел ачып Зиләнең күзенә эләгә яза. Бер яктан шушы вакытта кызның йөз хәрәкәте, ишарәләре кызык уятса, башкача караганда аның өчен куркыныч булып куя. Әздән генә коточкыч хәл булмый калмый бит.

Юморга борып, клип төшерүче: «Менә бу ичмасам кадр! Болай булмаса, әле алай ук кызык та булмас иде», дип өсти.

Бәйле