«Беренче» каналдан баручы «Голос» проектын ишетеп кенә түгел, карап та, бәйгедә катнашучы сәләтле яшьләр өчен җан атып та торганыгыз бардыр. Русия масштабындагы бу дәрәҗәле проектны Татарстанда да булдырту мөмкинлеге бармы икән? Җырчы Ришат Төхвәтуллин бу идеяны чынга ашырырга уйлап ахры, республикабызның үз «Голос»ын булдыртырга җыена. //Tatar Today//
Җырчы Инстаграмына язылучыларга кызыклы видео тәкъдим итә. Тулырак версиясы инде Ютюбта да бар. «Голос» проектын хәтерләп беләсездер инде. Креслоларда утырган өч жюри әгъзәсы. Җырларга чыккан кешене алар күрми, әлегә артка борылганнар. Җырлавы ошаса, махсус җайланмага басып, җырлаучыга таба кире борылалар. Монда да шул ук технология.
Ришат Төхвәтуллин проектны үзенең иҗади төркеме белән башлап җибәргән. Жюри буларак, Ришаттан кала алып баручысы Рөстәм Гатауллин, биюче егет Илгиз Бәдретдинов бар. Ришат үзен «усал остаз», Илгизне «балерун», ә Рөстәмне «сатылган музыкаль продюсер» буларак билгели. Беренче дәгъвачы Алия Карачурина. Ул инглиз телендә җыр башкарса да, Ришат, милли рух белән сугарылган егет буларак, «Туган як»ны җырлап башлый.
Беренче карашка кызык, уен гына кебек тоелса да, шушындый яшь талантларны җыйган проектның Татарстанда да киләчәге бар дип ышанасы килә.