Elvin Grey’ны күктән җиргә төшергәннәр [артист шок кичергән]

-- Гузель

Elvin Grey тормышында яңа борылыш. Ул дуслары белән яңа экстрималь спорт төрен үзләштергән. “Безнең белән очыгыз” (Летай вместе с нами”) аэродромындагы очкычта Казан өстеннән очып карап, алар онытылмаслык мизгелләр, хәтта шок кичергәннәр. //Tatar Today//

 Elvin дуслары белән Казан өстеннән берничә кат әйләнеп оча. Үзләре очучы (пилот) ролендә дә булгач, курку, таң калу, ләззәт алу хисләре бергә кушылган. Алар көлә дә, кычкыра да, бер-берсе белән сөйләшеп тә ала, кемдер фотога, видеога төшерә.

Радик Юльякшин очкычта булганда төшерелгән видеода нәкъ Совет заманында җырлана торган җырдагыча: “Башта очкыч, аннан соң, кызлар!” (“Первым делом, первым делом – самолеты, ну, а девушки, а девушки – потом”) дигән. “Җаным чыгып китә дип торам. Иң экстрималь такси!  Адреналин алырга теләсәгез сезгә дә очып карарга кирәк. Мин сезнең (“Летай вместе с нами” ширкәтенең) гомерлек VIP-кулланучысы”, дип, хисләр тайпылышына бирелеп язган.

Бәйле