Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 10 айлык Әминә Зәйнуллинага ярдәм кирәк. “Өч балабыз бар. Олы кызыма – 16, улыма – 10 яшь. Өченче баламны бик тә табасым килде. Тагын бер бала үстерү бәхете насыйп булды миңа. Авырлы вакытым җиңел узды. Бер җирем дә авыртмады, хәтта бала көткәнемне дә оныта идем”, – дип сөйли Әминәнең әнисе Галия. //Ватаным Татарстан//
Әмма авырлыклар кичерергә дә насыйп булган икән аңа. Табам дигәндә генә тулгагы бетә. “Миңа система куярга тиеш булганнар. Акушер янәшәмдә булса да, табиб рөхсәтеннән башка моны эшләмәде. Ул арада карынымдагы сабый җәрәхәт алып өлгергән. Башта хәтта сулый да алмады. Йөрәге ярдәм күрсәткәч кенә эшләп китте”, – ди Галия.
Әминәне үлемнән коткарып калсалар да, ул бер кочак авыру белән дөньяга килә. Муенына зыян килгән, аяк-куллары имгәнә. “Кызыбыз әле дә башын тота алмый. Туганда имгәнгәнен белсәк тә, тагын ниндидер авыруы бардыр дип уйлап та карамадык. Баксаң, карынымда вакытта баланың баш миендәге кайбер күзәнәкләре үлгән икән. Невропатологка күренергә баргач, Әминәдә ДЦП диагнозы барлыгын әйттеләр. Шул көннән бирле мин аны кая гына йөртмәдем. Казанга да күрше авылга барган шикелле генә йөри башладык. Кызыма күп кенә дарулар килешмәде. Ашказаны авыртып та тилмерде. Авырганда бик нык ябыкты. Инвадидлык кәгазе булмагач, күп кенә җирләрдә дәвалана алмый идек”, – ди Галия.
Әминәнең авыру икәнен озак раслатырга туры килә. Галиянең кермәгән ишеге калмый. Әмма ул барыбер теләгәненә ирешә. Инвалидлык артыннан йөрмәс иде дә бит, дәваланырга кирәк. Төгәл диагнозлары булмаганда, бернинди тернәкләндерү үзәкләре дә кечкенә баланы дәваларга алынмый икән. Бар документларны әзерләп бетергәч, Галия Кытайда урнашкан бер клиника белән элемтәгә керә. Хәтта баласын андагы белгечләргә күрсәтә. Алар исә Әминәнең терелүенә өмет бирәләр. Галия үзе дә биредә дәваланганнан соң баласында үзгәрешләр күрә. Сабый утырырга өйрәнгән.
– Табиблар да, ДЦПлы балаларны вакытында дәваларга кирәк, диләр бит. Буыннары катмаган вакытта күнегүләр эшләү дә нәтиҗәсен бирә. Көтеп алган баламның савыгуын бик телим. Әмма кызым авыргач, гаиләдә бары тик ирем генә эшли. Бар тапкан акчасы тормыш итәргә китә. Гаиләбез дә ишле бит. Әле өстәвенә Әминәгә һәрдаим дарулар алырга кирәк. Дөрес, якыннарыбыз, дусларыбыз, туганнарыбыз ярдәменнән ташламый. Тик дәвалана башлагач, бу акчалар тиз бетә. Шуңа да газета укучылардан ярдәм сорарга булдык, – ди Галия.
Андыйлар өчен исәп-хисап реквизитлары:
КАРТА ХОУМ КРЕДИТ:
4454 3441 1004 5254
КАРТА СБ: 4276 8801 0938 4036
КИВИ КОШЕЛЕК: +79172307771
БИЛАЙН: 89061171077
МТС: +79172307771