Җырчы Гүзәл Уразова Ютубтагы үз каналында тамашачыларына яңа видео тәкъдим итә. Бу юлы Гүзәл, күп санлы сораулар буенча, узган сезоннарда яратып эшләнгән “прическа”сын ясап күрсәтә. //Tatar today//
Эш башланыр алдыннан җырчы кечкенә генә “гримерка”сында ниләр барлыгын әйтә. Кызларының фотосурәте, бизәнгечләре, энҗе-мәрҗәнле таҗларыннан тыш, Коръән сүрәләре язылган шамаиле дә бар икән.
“Минем “знаменитый” прическа бу!”- ди Гүзәл, чәчен ясар алдыннан. Күпләр “Ничек ясала?”, “Кем ясый? Кая ясыйсыз?” кебек сораулар бирә икән.
Менә Гүзәл Уразованың җавабы: видеоны карыйбыз!
–
–