Түбән Каманың шәһәр паркында динамиклардан ике көн буе оятсыз сүгенү сүзләре булган “Шүрәле” әкияте уйнаган. Хәзер бу фактны прокуратура тикшерә, дип хәбәр итә NTR-24.
Бу аудиоязманың хуҗасы һәм авторы кем булуы әлегәчә билгесез. Аларны полиция эзли. Шәһәр мэры Айдар Метшин әлеге гадәттән тыш хәлне тикшерүне үз контроленә алган.
–
–