Түбән Камада авыл янында басу яна [видео]

-- Лэйсирэ

Кичә Түбән Кама районының Борок авылы чигендә чүп-чар янган, дип хәбәр итә «Татар-информ». Гадәттән тыш хәлнең видеосы социаль челтәрдә таралды.

Басуда дөрләүче ялкын телләре авылдагы йортлар янына килеп җитмәгән. 150 квадрат метр мәйдандагы янгынны тиз арада сүндерәләр.

Беренче фаразлар буенча, авылда яшәүче ир-ат чүп-чар өеменә тәмәке төпчеге ыргытып, әлеге янгын чыгуга сәбәпче булган.

Бәйле