Бу минутта Хәния Фәрхине искә алу чарасы бара [фото, видео]

-- Лэйсирэ

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхигә 58 яшь тулган булы иде. Татар эстрадасы йолдызы узган елның 27 июлендә Башкортстанга әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Шушы минутларда Татар филармониясендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган «Онытылыр димә» концерты бара.

Җырчының иҗатташ дуслары инстаграмда Хәния Фәрхине искә ала:

Эх, Хәния апа, бер ел узыпта китте!? Нәкъ бер ел элек, без синең белән Виталий абый оештырган тамашада катнашкан идек ә быел син юк!? «Әти-әни кадере»дип исемләнгән җырны җырлап сәхнә артына киткәч, син миңа «Үзәкләрне өздең дә шушы җырың белән»дип мактап куйдың, «Алдагы тормышыңда авырлыклар бик күп булыр, иң мөһиме бирешмә, алга омтылырга тырыш» дип киңәшләреңне биреп уң кулың белән иң башымнан сыйпап җибәрдең! Элек тә без синең белән башка концертларда очраша идек, синең нинди гади булуыңа карамастан мин яныңа килергә кыймый идем, ояла идем! Ә бер ел элек минем бәхетемә каршы без рәхәтләнеп аралашып алдык!? Күңелең дә сизгәндер.? Шулай шул бездә, исән чакта күрмиләр, кадереңне белмиләр ә аннары инде соң була! Рәхмәт Хәния апа матур җырларың һәм киңәшләрең өчен!??? Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче дуслар, бүген сезне Хәния апа истәлегенә багышланган концертта көтеп калабыз! #илгэрэй #илгәрәй #хэнияфэрхи #татарстан #ярчаллы #концерт #инстаграм

Публикация от ИлГәрәй (@ilgaray)

Хэния апанын туган конендэ Казан -Чаллы-Уфада Искэ алу кичэсе!якташлар остазымда Хэния апа.2003-2006 елларда «Бэйрэм»ансамблендэ алып баручы булып эшлэдем!рэхмэт Хэния апага, уз канат астына алды Хэм кинэшлэре белэн Олы сэхнэлэргэ алып чыкты!Куп юллар утелде,Рэссэйебезнен кайда татар Яши,Бер тобэгедэ калдырмадык!Хэр вакыт шыгырым Тулы заллар !Тамашачыга узенен бар мэхэббэтен монын булэк итте!Без сезне онытмыйбыз.Без сезне яратабыз!#ХэнияФэрхи##бэйрэмАнсабле#МирхатГайсин #ведущийказань #ведущийУфа#татарскаяэстрада #тугантел#казаньконцерт #тмтви

Публикация от Мирхат Гайсин (@gaisyn)

Бәйле