Татар-тудей сораштыруы: бензин бәясе арткан очракта сез нәрсәгә әзер?

-- Лэйсирэ

Бензин бәясе көннән-көн кыйммәтләнә. Халык фикерен белү өчен Татар-тудей ВКонтактеда сораштыру үткәрде. Бензин 1 литры өчен 50 сумнан артып киткән очракта, укучыларыбыз машинада йөрүдән баш тартырга әзерме яисә көнкүрештә ниндидер кирәк-яракларга чыгымнарны киметәчәкме? Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

Соралганнарның күпчелеге машинадан баш тартырга әзер түгел. Бензин бәясе 100 сумнан арткан очракта да тимер атлардан төшмәячәкбез диләр. Андыйлар 36,1% тәшкил итә.

Капма-каршы фикердә булып, машинасын бүген үк сатарга әзер булучылар саны исә 30,1%. Алар күпчелеге буенча күрсәткечнең икенче урынында. «Велосипедка күчәбез» дип комментарий да калдырганнар.

Сораштыруда катнашкан укучыларыбызның 26,3%ы бензинлык акча экономияләү өчен ашау-эчү яисә кием-салымнарга чыгымнарын кысарга әзер.

Ә менә балаларга һәм ял итәргә барырга дип экономияләп, бу акчаларын бензинга алмаштырырга әзер булучылар саны иң азы — 7,5% кына. Күрәсең зарыгып көткән диңгез һәм отпускны бернинди дә машина һәм ягулык проблемалары белән каплап булмый.

Сораштыру күрсәткәнчә, бензин бәясе күтәрелүне халыкның тагын бер авырткан темасы — сөт бәясе төшү белән чагыштыручылар да байтак. «Депутатлар авылны сакларга дип чаң сугалар, ә үзләре халыкка авылда яшәрлекне калдырмый, аңламыйбыз ил политикасын» һәм «Билләһи кан кайный бу башбаштаклыктан. Колхозларны бетерделәр, фермалар юк, эш юк. Ә кая барырга???» дип ачынып язалар комментарийларда.

Бәйле