Премьера: җырчылар татар телен яклап яңа клип яздыра [видео]

-- Лэйсирэ

Интернетта зур премьера: татар эстрадасы җырчылары Рәзил Вәлиев сүзләре, Эльмир Низамов көенә иҗат ителгән өр-яңа «Туган телем» җырын тәкъдим итә. Видео яшь активистлар оештыруындагы Казан һәм Татарстан турында репортажлар әзерләүче «Видимая Казань» исемле проект белән берлектә төшерелгән.

Вокалда: Венера Ганиева, Илнар Миранов, Айгөл Вәлиуллина, Азалия Зиннәт, Асаф Вәлиев, Айдар Галимов, Лилиана Газизова, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ Солтанова, Алинә Шәрипҗанова, Раяз Фасыйхов, Марсель Вәгыйзов, Лилиана Ирназарова, Рөстәм Асаев һәм Мөнир Рахмаев.

Исегезгә төшерәбез, кичә булып узган Дәүләт думасы утырыш йомгаклары буенча, туган телләргә кагылышлы закон проектын беренче укылышта кабул итәргә, закон проектына төзәтмәләрне утыз көн эчендә тәкъдим итәргә дигән карар чыгарылды. Закон проектын беренче укылышта кабул итүне Дәүләт Думасының 373 депутаты хуплады.

Бәйле