Бүген Россия Президенты Владимир Путин илдә тормышка ашырылучы пенсия реформасына карата үз фикерен әйтте. Ил башлыгы фикеренчә, хатын-кызлар 60 яшьтән пенсиягә чыгарга тиеш.
Моны ул Россиядә хатын-кызларга карата аерым мөнәсәбәт булу белән аңлатты.
«Шуңа күрә аларның пенсия яшен сигез түгел, ә биш елга гына күтәрергә тәкъдим итәм», – диде Путин.
Билгеле булганча, пенсия реформасы проектында хатын-кызларны 63 яшьтән лаеклы ялга җибәрү тәкъдим ителгән иде. Россия Президенты өч баласы булган хатын-кызларны – өч, дүрт бала тапканнарны – дүрт ел алдан, биш һәм аннан күбрәк бала тапканнарны исә 50 яшьтән ялга җибәрү яклы.