ТНВда эшләгән Гүзәл Сәгыйтова Казанда театр җитәкли башлады

-- Лэйсирэ

Казанның Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына мөдир итеп театр белгече, «Калеб» яңа буын хәрәкәте җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде. Моңа кадәр мөдир булган Мансур Ярмиев эшеннән китте.

Гүзәл Сәгыйтова – филология фәннәре кандидаты, театр белгече. Берничә ел ТНВ каналында «Мәдәният дөньясында» тапшыруын алып барды. Аннан соң ул ТНВда «Ком сәгате» тапшыруы мөхәррире, Казан дәүләт консерваториясе доценты булды. Моннан тыш, Гүзәл Сәгыйтова «Калеб» яңа буын җыенына нигез салучы, аның җитәкчесе дә. «Калеб» проекты консерватория кысаларында туып, бөтен татар дөньясына чыкты дияргә мөмкин.

Кариев исемендәге яшь тамашачы театры 26 апрельдә яңа бинага күчте. Казан үзәгендә урнашкан Офицерлар йорты театр өчен махсус төзекләндерелде. Яңа бинада төп зал 213 тамашачыга исәпләнгән.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана. Ул башта Мәгариф министрлыгы каршында татар театр-студиясе буларак оештырыла. Аңа нигез салучы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин (1941-2006). Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектакле 1988 елның 25 февралендә куела.

1991 елда студия «дәүләт» статусы ала һәм аңа «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дигән исем бирелә. Әмма аның үз сәхнәсе, үз тамаша залы булмый. Шул сәбәпле спектакльләр мәктәпләрдә, гимназияләрдә, авыл мәдәният йортларында, интернат-мәктәпләрдә, балалар йортларында күрсәтелә.

1996 елда Татарстан президенты карары нигезендә театрга Киров районында урнашкан Җитен комбинаты мәдәният сарае – элекке фабрикант Алафузов йорты булган «Эшчеләр театры» бинасы бирелә.

2002 елның азагында театр спектакльләрен үз сәхнәсендә күрсәтә башлый. Татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме яшь тамашачы театрына 2007 елның 16 февралендә бирелә.

Шартлар начар булганга күрә төзекләндерү кирәк булу һәм Алафузов йорты башка бер оешмага бирелү сәбәпле 2016 елдан кариевлар спектакльләрен «Әкият» курчак театрында күрсәтә башлый.

Азатлык радиосы язмасы (чит ил агентлыгы)

Бәйле