Мәскәүдә Россия Дәүләт Думасы депутаты итеп Татарстаннан сайланган Ринат Хәйровның 29 яшьлек кызы Элсинә Англиянең Суррей графлыгында 22 миллион фунтка (безнеңчә 2 млрд сумга) элитлы йорт сатып алган. Бу хакта The Daily Mail яза.
Татарстанның элеккеге финанслар министры кызы ия булган җирләрнең мәйданы өч гектар тәшкил итә.
Йортта 10 йокы һәм 15 юыну бүлмәләре, зур бассейн, спа-салон, шәраблар саклана торган баз, кинотеатр, алты машиналык гараж һәм зур бакча бар. Аңарчы Элсинә Лондонда 870 млн сумлык фатир сатып алган.
Ura.ru порталы язуынча, депутат Хәйров кызының зур эшмәкәргә кияүгә чыгып, мөстәкыйль рәвештә тормыш итүен, кызының керемнәренең үзенә бернинди дә кагылышы булмавын билгеләп үткән.
Чыганак: www.mk.ru
Фото: видеодан скриншот