Гөлназ Асаева кешегә әйтми генә кияүгә чыккан?

-- Гузель

Гөлназ Асаева машинада җырлый-җырлый барган вакытта төшкән видеоны инстаграмга куйды.

«2011 елда «Сөембикә варислары» конкурсында бу җырны беренче ишеткән идем. Һәм шунда ук бу җырга гашыйк булдым. Тарихын белгәч бөтенләй дә үз иттем. Элеккеге җырларның тарихлары белән бик кызыксынам. Һәрбер җырда шул чаклы тирән мәгънә булган бит», дип яза Гөлназ.

Җыры да моңлы гына үзе. Тик менә игътибарны Гөлназның уң кулының атсыз бармагындагы матур йөзек җәлеп итә. Гореф-гадәт буенча, бу бармакка балдак йә йөзекне кияүдәге хатыннар, йә никахлашкан кызлар гына кия.

Инстачылар да баш вата. «Кияүдә булмагач, ник ул бармагына йөзек киясең», дип сорыйлар. Гөлназ үзе җавап бирмәгән.

  • Гөлназ Асаеваны Элвин Грей белән дә әллә ничә тапкыр кавыштырып, төрле сүзләрчыккан иде. Тик әлегә бу интрига сер булып кала бирә.

http://www.instagram.com/p/BnVszy0h1Mw/?taken-by=asaeva_official

Язма Интертат.ру сайтыннан,

Фото Гөлназ Асаеваның Инстаграмыннан алынды

Бәйле