Халкыбызның кабатланмас тавышлы җырчысы Хәния Фәрхинең шулай көтмәгәндә китеп баруын халык һаман кабул итеп бетерә алмый күрәсең… Сораулары булганнар редакцияләргә дә шалтыратуларын дәвам итә икән. «Акчарлак» газетасының «Зарлы телефон» сәхифәсендә шундый бер мәсьәлә карап кителгән. Хәния апаның кабер ташында туган вакыты ике төрле итеп күрсәтелгән икән. Шуның буенча сорау туган да инде…
— Узган атнада Яңа бистә зиратында булдык һәм Хәния Фәрхи кабере янына бардык. Ташның бер ягына — «туган вакыты 30 май», икенче ягына — «10 июнь» дип язганнар. Ни өчен икән? — дип, Коләхмәтов урамыннан Камил әфәнде шалтырата.
Эльмира Флүн: — Бу хәлнең дөреслеген ачыклау өчен үзебез дә Яңа бистә зиратына бардык. Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен, Хәния Фәрхинең администраторы Раил белән дә элемтәгә кердек. «Бу, чыннан да, дөрес мәгълүмат. Чөнки 30 май аның чын туган көне, ә документ, ягъни туу турында таныклык буенча — 10 июнь. Хәния үзенең туган көнен 30 май көнне билгеләп үтте, халык та аны шул көнне котлады. Шуңа күрә, анысы бөтен халык күрә торган урынга, ә паспорттагысы кечерәк итеп тактага гына язып куелды», — диде ул.
Чыганак: "Акчарлак" газетасының Инстаграм бите Фото: yandex.ru сайтыннан алынды