13 сентябрьдә Апас районының Чүри-Бураш авылында Гыйсмәтуллиннар йортында янгын чыгып, 19 яшьлек Раилнең гомере өзелә, аның 35 яшьлек абыйсы Марсельне табиблар коткарып кала.
Ут кичке якта килеп чыга. Ул вакытта ир-атлар өйдә икесе генә була. Марсельнең хатыны кечкенә улы белән хастаханәдә ята, олы кызлары исә дәү әниләренә кунакка китә. Төтен исенә уянып киткән Марсель йокысыннан айный алмаган энесен ишек төбенә кадәр өстерәп бара, әмма тышка чыгарга өлгерә алмыйлар. Тиз арада килеп җиткән “ашыгыч ярдәм” табиблары бертуганнарның олысын коткарып кала, ә менә энесенә ярдәм итәргә өлгермиләр.
Раилне авылдашлары гел яхшы яктан искә ала. Чаңгы ярышларында беренчелекне беркемгә дә бирмәгән, акыллы, тырыш, спорт белән дус булган. Колхозда эшләп йөргән. Егетне фаҗиганең икенче көнендә җирләгәннәр. Марсельнең дә хәле акрынлап җайланып килә икән.
Гыйсмәтуллиннар гаиләсе бернәрсәсез калган. Аларга ярдәм итү өчен күршеләре Лилия Низамиева акча җыюны оештырган. Аның Саклык банкы картасы номеры: 639002629010789021. Булышырга теләүчеләр “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә дә мөрәҗәгать итә ала.
Чыганак: "Ватаным Татарстан" Фото: pixabay.com