Татарстанда аягы киселгән танылган баш мөхәрриргәр ярдәм кирәк

Татарстанда чыгып килгән бәйсез «Звезда Поволжья» газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов гангрена көчәю сәбәпле аяк табанын кистерергә мәҗбүр булган.

Рәшит Әхмәтов хәзер култык таягы белән йөрсә дә, «Звезда Поволжья» газетын чыгаруны дәвам иттерә. Аның сүзләренчә, операцияне 10 октябрь ясаганнар. Баш мөхәрриргә газетның бер санын хастаханәдә ятканда чыгарырга туры килгән.

«Звезда Поволжья» татар халкы һәм Татарстан мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә кыю мәкаләләр бастыруын дәвам иттерә.

Хастаханәдән аны 25 октябрь чыгарганнар. «Аягым авырлык белән төзәлә. Чөнки шикәр чире белән интегәм. Йөрәгем дә сәламәт түгел. Дөнья хәлен белеп булмый, бер хәл була калса, мине демократ дип санагыз», диде ул Азатлыкка.

Үзе турыдан-туры ярдәм сорарга теләмәсә дә, аңа операциядән соң дәвалану өчен ярдәм кирәк икән. Ярдәм итәргә теләүчеләр Рәшит Әхмәтовка акча җибәрә ала.

Ярдәм итәргә теләүчеләр 6390 0262 9006 774714 номерына (сбербанк картасы Рашит Ракипович исемендә) Рәшит Әхмәтовка ярдәм җибәрә ала. Карта 8917 239 7409 телефон номерына беркетелгән.

Азатлык радиосы язмасы һәм фотосы  (чит ил агентлыгы)

Бәйле