- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
17 ноябрьдә Татарстанның Арча районындагы «Казан-Малмыж» юлында булган куркыныч юл һәлакәтенең кайбер нечкәлекләре билгеле булды, дип яза «Вести КАМАЗА».
Кюветка очкан корея чит ил машинасы руле артында Балтач кешесе булган. Машина хуҗасы һәм бер-берсенә туганнар тиешле дүрт пассажирның да туйга барышлары булган. Берничә тапкыр әйләнеп капланган һәлакәт нәтиҗәсендә ике яп-яшь кыз үлә – 20 яшьлек Илсина С. һәм 24 яшьлек Руфина Х.-ның гомерләре урында ук өзелә.
ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерүне дәвам итә.
–
–