Татарстанның Лаеш районында агрессив ир-ат башта хатынының танышын үтереп, табибларга ташлана, соңрак полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итә. Аны атып үтерергә мәҗбүр булалар. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Фаҗига көнендә 112 бердәм номерына хатын-кыз шалтыратып, өенә пычак тоткан элекке ире килүен хәбәр итә. Ирле-хатынлы аерылышу стадиясендә булган. Исерек 34 яшьлек ир, ишекне ачучы булмагач, тәрәзәне ватып, йортка керә. Анда 24 яшьлек көндәшен күреп, аңа пычак белән ташлана. Бу егет кан югалтудан үлә.
Килеп җиткән полиция хезмәткәрләре ирне ванна бүлмәсендә табалар. Ул үз-үзенә кул салырга тырышкан дип фаразлана. Ир үзенә ярдәм күрсәтергә теләүче табибларга пычак белән ташлана, шулай ук полицейскийларга да һөҗүм итә.
«Агрессив хокук бозучының гамәлләре бер кешенең үлеменә китергәнлеген» исәпкә алып һәм «Полиция турында»гы закон нигезендә, полиция хезмәткәрләре утлы корал кулланырга мәҗбүр була. Исерек ир алган җәрәхәтләрдән урында вафат булган. Корал куллану факты буенча тикшерү бара.
Фото: ТАСС