Казан вокзалында полиция үзен бозым чыгаручы буларак таныштырып, Казан халкын алдап йөргән, тумышы белән Кемероводан булган хатын-кызны тоткарлаган. Тикшерүчеләр аның берничә ай дәвамында кешеләрне зур суммаларга алдавын ачыклаган. Әйтик, зыян күрүчеләрнең берсе гаепләнүчегә 600 мең сумга якын акча биргән.
«Сихерче» гел бер үк схема буенча эшләгән: кешеләр янына урамда килеп, бозым һәм күз тиюне төшерергә тәкъдим иткән, дип яза Татарстан24.
Үзенең Казанда даими яшәү урыны булмавы билгеле. Буш вакытларын ул җирле вокзалларда үткәргән. Корбаннарын зур сәүдә үзәкләре янында тапкан. Аларны бозымнан «чистарту» өчен хатын-кыз Лаврентьев урамындагы кечкенә генә фатирны махсус арендалаган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, мошенник гамәленнән берничә кеше зыян күргән. Җинаять кылуда шикләнелүче үзе исә беркемне дә сеансларга килергә мәҗбүр итмәвен раслый.
Хәзер җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр «сихерче» гамәлләреннән зыян күргән, аны таныган кешеләрне 2914-212, 2914-201, 89600475568 телефоннары буенча шалтыратуларын сорый.
Фото: скриншот