Инстаграмда tatar_estrada аккаунты Вадим Захаровның ябыгу турында биргән әңгәмәсеннән бер өзек китереп, болай дип яза:
⠀
«Ябыгу турында күп уйландым инде. Диеталарда да утырып карадым. Әмма тән төзелеше шулай булгач, бернәрсә дә эшләп булмый. Авырлык нинди тизлек белән артадыр, хәзер үлчәнгәнем дә юк инде.
Үземнән юан кеше күрсәм, сөенәм инде. Винарис Ильегет янында басып торуы аеруча ошый, үземне нечкәбил дип хис итәм. Аның белән карточкага гына төшәсе килеп тора. Мыскыл итеп әйтмим, берүк үпкәли күрмәсен», дип сөйләгән җырчы.