Ун көн эзләгән Казан укучысын сау-сәламәт килеш тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.
«Кыз табылды, аны өйгә алып кайталар. Нинди шартларда һәм аны кайда тапканнары әлегә ачыклана», — дип хәбәр итте чыганак.
14 яшьлек укучы кыз 20 апрель көнне өеннән чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Кыз бала югалгач, Татарстан Тикшерү комитетында җинаять эше кузгатылган.
Фото: Пиксабай