ТНВда «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Замирә Рәҗәпова Инстаграмында сәхнә арты тормышының кеше белмәгән авырлыклары турында сөйләп, мисалга танылган җырчы Хәмдүнә Тимергалиева сөйләгән хәл турында бәян итә.
«6 май. Тапшыру язабыз. Раил Садриев белән әңгәмә тәмам, аның урынына Хәмдүнә апа кереп утырды. Тапшыруны матур гына башлап җибәрдек. Бер вакыт режиссер, тапшыруны туктатып, «Зәмирә, сиңа туктаусыз шалтыраталар», ди. Йөрәк төшеп китте. Чөнки әнинең реанимациядән чыкканына тәүлек тә юк.
Ашыга-ашыга МКДЦ, кардиохирургияне җыям. «Вновь в реанимацию забираем… Тромб… Наверное, вскроем еще раз, пока решаем», — ди. Җир убылгандай булды. Аңымны җыеп, «Өченче мәртәбәме? Куркыныч түгелме соң ул?» — дип сорыйм. «Төрлечә булырга мөмкин».
Әнә шул халәттә чак ике тапшыруны язып чыктым. Еларга ярамый, көчле булырга кирәк. Каршымда Хәмдүнә апа: «Иии, апаем, артист эше шул инде ул. Миңа сәхнәдә, Инәй үлде, дип чыгып әйттеләр, акырып елый-елый җырлап концертны куеп чыктым», — ди. Бик көчле, туры сүзле, матур тавышлы, без кечкенәдән үк белгән Хәмдүнә апа!
Аннары Җәвит абый әнисен елый-елый сөйли. Мин чак үземне кулда тотам. Әгәр бераз гына җебесәм, туктата торган булмаячак. Чөнки бу халәттә без сеңлем белән бер атна диярлек яшибез. Чөнки 3 көн эчендә бер-бер артлы ике зур операция ясадылар. Бер генә тапкыр да еламадым. Авызымны ерып, «бар да яхшы, бар да яхшы», — дип йөрдем. Әни янына реанимациягә кергәндә дә, аның кәефе төшмәсен дип, төшенкелеккә бирешмәскә тырыштым. Бу звонок соңгы тамчы булды…
Тапшыруны караган купләр миңа, син каушадыңмы, үз-үзеңә охшамаган идең дип язалар. Сәбәбен белдегез инде хәзер. Аллага шокер, хәзер бар да артта!», дип уртаклаша Замирә Рәҗәпова.
Фото: Татар-информ