// Tatar today //
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова үзенең инстаграм битендә кызыклы видеоязма урнаштырган. Җырчы биредә яңа чыккан чебешләргә сокланып, аларны кулына алып карый. “Тәмлүшкәләр, өчәү бит болар, өч кыз,” – ди ул шатланып.
“Кичә йомырка, бүген чебеш! Вәт табигать! Элек кызыл лампа була иде, үстерә идек. Сез хәтерлисезме?” – диелә видеоязма астындагы сүзләрдә.
Язылучыларының да моңа кәефе күтәрелә. “Позитив кеше дә инде үзең, әллә ничә тапкыр карадым. Күңелгә шундый рәхәт булып китте, шундый матурлар! Ә үзең гел чибәр! Уңышлар сезгә Илдар белән!” — дип язып калдыра алар.
Фото Гүзәл Уразованың рәсми төркеменнән, мәгълүмат инстаграм битеннән