// Tatar today //
14 июнь Илсөя Бәдретдинова һәм Фәнил Вакказов Киров өлкәсендә Малмыж районының Тат Кумбашы авылында Сабан туен гөрләткәннәр.
Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграм битенә кызыклы видео да керткән. Фәнил Вакказов белән икесе бергә чаңгыда шуып ярышканнар, Илсөя җиңгән. «Бирдек кирәген бәйрәмнең» дип, белдертә җырчы.
Җырчыны иң шаккатырганы шул булган: көрәшнең батырына төп бүләк итеп тәкә түгел, ә ат биргәннәр. “Беренче күрәм мондый бүләкне!” дип, фикере белән уртаклаша ул.
Мәгълүмат Илсөя Бәдретдинованың Инстаграм битеннән, фото рәсми төркеменнән