Чаллыда 30 яшьлек ир-ат иптәшенә 11 тапкыр пычак белән кадый

-- Alfia

Чаллыда 30 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатыла, ул берничә тапкыр үзенең иптәшенә пычак белән кадый, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 4 июль көнне шикләнелүче үзе белән яши торган хатын-кыз белән бергә иптәше янына кунакка килгән. Ир-атлар спиртлы эчемлекләр эчкән, шуннан соң шикләнелүче йокыга киткән. Уянгач, хатын-кызны  фатир хуҗасына көнләп, 30 яшьлек Чаллы кешесе пычак ала һәм зыян күрүчегә тәненең төрле өлешләренә11 җәрәхәт сала. Хәзерге вакытта зыян күрүче хастаханәдә.

Җинаять кылуда шикләнелүче үз гаебен таный. “Үтерергә омтылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу вакыйганы җентекләп тикшерү эшләре алып барыла.

 

Мәгълүмат kazan.aif.ru сайтыннан

Бәйле