//Татар Тудей//
23 сентябрь җырчы Илвина татар эстрадасында беренчеләрдән булып, әле яңа гына сатуга чыккан iPhone 11 Pro Max-ка фотога төшереп күрсәтте. Әлеге телефон бүген иң кыйммәтлеләрдән санала.
Илвина инстаграм акаунтына фитнес үзәктә төшкән фотосын куеп: «Атна башы белән» дип фото кертте. Сүрәте матур — сүз дә юк. Җырчы үзенең көзгегә карап торганын төшергән. Кулында iPhone 11 Pro Max. Интернет кибетләрдә бу модельләр 89 меңнән алып 131 мең сумга кадәр тора. Илвина бит ул затлы, үзенчәлекле җырчы санала, кыйммәтле, 130 меңгә якын торучы кәттә телефонны үзе алгандыр дип аның өчен бер сөенеп куик…
Җырчының "Инстаграм" аккаунтыннан