- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Казанда чит ил машинасы «Лада» белән бәрелешкән, пассажиры һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Авария 9 ноябрь көндез Ямашев проспектындагы 54нче йорт каршында булган. Ведомствода хәбәр итүләренчә, 14нче модель «Лада» автомобиле бер полосадан икенчесенә күчкәндә «КИА» машинасын үткәрмәгән. Нәтиҗәдә чит ил автомобиле, юлдан читкә чыгып, баганага килеп бәрелгән.
Юл һәлакәтендә «КИА»ның 61 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar