Татарстанда 28 октябрьдән 28 ноябрьгә кадәр автомобильләргә ягулык салу станцияләрендәге һәм нефтебазалардагы мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы бара.
Эре компанияләрнең үз исемнәренә тап төшермәскә тырышуларын «Татнефть АЗС-үзәк» оешмасының метрология һәм сыйфат буенча инженеры Руслан Фәттахов та раслады.
– Үзебезнең дә лабораториябез эшли, нефтебазалардагы һәм «Татнефть» АЗСларындагы мотор ягулыгын даими тикшереп торабыз, – диде ул.
Шамил Гомәров сүзләренә караганда, елга судноларының дизель ягулыгын автомобильләрдә кулланырга ярамый, судно ягулыгы экология өчен дә зарарлы. Руслан Фәттахов һава температурасы -5 градус булганда инде җәйге дизель ягулыгын гомумән дә кулланмаска киңәш итте. Җәйге соляркада су катнашмасы бар, салкында ул нечкә торбаларда кристаллашып катачак, димәк, машинагыз яки тракторыгыз кабынмаячак.
Гадәттә бензин аксыл-сары төстә була, әгәр ул куе көрән төстә икән, шикләнергә җирлек бар. Бензиннан борынны ярып, нафталин исе аңкыса, монысы да ягулык составының дөрес түгеллеген сиздерә
Чынганак: Шәһри Казан