// Татар Тудей // Татар Бүген //
Җырчылар Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар Яңа елга каршы төндә юл һәлакәтенә очраган. Бәхеткә, алар исән-сау. Бу хакта Гөлназ Шәрипҗанова үзенең инстаграмында хәбәр итте.
«Ходай Тәгалә саклады. Башкача мөмкин түгел, чөнки кая гына барсак та, безне балаларыбыз көтә! Без кайттык, кызым, улым. Тимер машина ясала, синяк та бетә. Димәк, алда яңа үзгәрешләр көтә. Уңай якка, әлбәттә. Хуш килдең, Яңа ел. Без сине бик күңелле каршы алдык, заправкада, аппаратный кофе эчеп, хирург белән бергәләшеп.
Кызык һәм кызганыч», — дип яза бу турыда Гөлназ Шәрипҗанова.
«Теләкләрегез өчен рәхмәт! Барысы да Аллага шөкер!» — ди ул.
Мәгълүмат Гөлназ Шәрипҗанова инстаграмыннан