Буденновск шәһәре суды 36 яшьлек күп балалы анага карата чыгарган хөкем карары социаль челтәрләрдә зур ризасызлык тудырган, ул үзенең яңа туган кызын 440 мең сумга саткан.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче социаль челтәрдә үз баласын сату турында белдерү урнаштырган. Икенче хатын-кыз хәбәрне күреп ала һәм бу хакта хокук сакчыларына сөйли, шуннан соң оперативниклар күзәткән очрашуга китә. Очрашу бала тудыру йорты янындагы парковкада уза . Әнисе кызны туу турында таныклык белән бергә тапшыра, моның өченакча ала. Аннары аны тоткарлыйлар.
Шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җәза билгеләгәндә йомшартучы шартлар исәпкә алынган: күп санлы бурычлар, алты бала тәрбиясендә булу, гаепләнүченең яшәү урыны буенча уңай характеристикасы һәм тикшерүгә актив ярдәм күрсәтү.
Нәтиҗәдә, суд хатын-кызны РФ Җинаять кодексының 127.1 маддәсенең 2нче өлеше буенча гаепле дип тапкан һәм 3 елга сынау срогы белән 4 ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.
«Монда кем начаррак — судьямы әллә дрянь-әниме?»;
«36 яшь, ә акыл юк» — дип яза интернетта кулланучылар.
Чыганак: Вечерняя Казань