3 августтан Татарстан хакимияте коронавирус буенча чикләүләрне тагын да йомшартты. Әлеге карар буенча ачык һавада концерт һәм киңкүләм чаралар уздырырга рөхсәт итте. Әмма катнашучыларның саны 50дән дә артык булмаска тиеш.
⠀
Шулай да залларда концертлар үткәрү тыела. Бу хакта җырчы Илсөя апаебыз да үз фикерен белдерде:
⠀
– Концерт программам инде әзер. Бер көнне уянып, барлык социаль челтәрләрлә “концертлар үткәрергә ярый” дигән хәбәр күрәсе килә. Чикләүләр күңел халәтенә дә, матди якка да бик авыр булды – дип сөйли җырчы.
⠀
–
–