Гөлназ Асаева: “Без аерылышабыз!”

-- Лейла

 Җырчы Гөлназ Асаева Инстаграмдагы сәхифәсендә әнә шундый сүзләр язып куйган. “Без аерылышабыз! Синең белән озын юл үттек, ләкин ничек кенә авыр булса да, бу – тормыш”, – дип язган Гөлназ.

Ахырдан “машинам белән хушлашабыз, тынычланыгыз”, дип тә өстәгән җырчы. Гөлназ кара төстәге “Киа Рио” автомобилендә йөрде. Мөгаен, җырчы тимер атын сатарга уйлыйдыр.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле