Ковидлы пациентлар белән эшләүчеләр пенсиягә алдарак чыга ала.
Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Кусайко сүзләренчә, коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче табибларның пенсиягә алдарак чыгу мөмкинлеге бар.
«Коронавируслы авырулар белән эшләүнең бер ае хәзер өч айга исәпләнә», — дип аңлатты Кусайко.