Ләйлә Дәүләтовага җомга көн Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелде. Моның алдыннан шагыйрә белән күңелсез хәл килеп чыккан.
«Җомга иртәсендә Кремльгә барасымны белә идем. Пәнҗешәмбе көнне йөрәгем тынычсыз булды. Ниндидер начар әйбер алдыннан гел шулай тынгысызлана ул. Аптырадым. Башка әллә нинди вариантлар килеп китте…
Берничә сәгатьтән минем машинаны бәрдерделәр. Бик көчле ДТП булды. Мин күптән рульдә һәм машинаны ир-атлардан да яхшырак йөртәм дип уйлый идем.
Ләкин Бисмилла әйтергә онытканмын, күрәсең…
Кайвакыт вакыйгалар синнән тормый икән. 1 секундта бөтен тормыш үзгәрә ала.
Чәч ясатып, матурланып, киемнәрне барлап, рәхәтләнеп әзерләнәсе урында мин ГАИ чакыртып, эвакуатор юллап, мәш килеп, 6-7 сәгать вакытны әрәм итеп, кичке 21.00 дә өйгә кайтып егылдым.
Бер кемгә дә әйтмәдем. Сиздермәдем. Сөйлисем дә, аңлатасым да килми. Мондый хәлдә калган кешеләр аңлыйдыр.
Кайгыдан елар идем, иртән Кремльдә матур исем аласы бар. Шатлыктан көлер идем, каршыда күпме чыгым, күпме мәшәкать.
Кремльгә бераз соңарып килдем. Барысы да төш кебек узды. Беркем берни сизмәде.
Елмаеп торган йөз — ул бу кешене бер кайгысы да юк дигән сүз түгел. Ул — бу кеше көчле дигән сүз «, — дип язган Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдә.
Чыганак :" Шәһри Казан" сайты