— Зинһар, кем ничек булыша ала. Бернәрсә дә чыгара алмадык. Документлар да, киемнәр, җиһазлар да…барысы да янды. Өйне сүтеп җирне тигезләделәр. Тиз арада йорт торгызасы була. Беркемгә дә күрергә язмасын! Аллам сакласын!- дип өзгәләнә Саба районы Эзмә авылында яшәүче олы яшьтәге Гөлнур апа.
21 март көнне Эзмә авылында чыккан янгын нәтиҗәсендә торак йорт янып, күмер өеменә әверелә һәм Шәйдуллинар гаиләсе урамда кала.
— Безнен туганнарыбыз янды,-дип сөйләде безгә Гүзәл Сафина, — Кодагыйларыбызга зур хәсрәт килде. Гөлнур апа белән Илсур ут чыккан вакытта эштә булган, Язнур шул авылда яшәүче туганнарында иде. Беренчел фаразларга караганда, янгын зал ягыннан, электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында чыккан, дип исәпләнә. Ут телләрен күргән күршеләре бу хакта тизрәк коткару номеры буенча шалтыраткан. Беренче булып каза урынына авылның үз янгын машинасы килеп җиткән. Бераздан соң аңа район янгын сүндерүчеләре дә кушылган. Гомумән, бөтен авыл халкы көрәшкән ут белән. Әмма янгын телләре санаулы вакыт эчендә бөтен йортны ялмап алган. Саклап калып булмаган, ихатага гына зыян килмәгән. Гомер буе шул нигездә яшәгән, балаларын үстергән Гөлнур апага бигрәк кыен. Бүген йорттан калган хәрәбәләрне трактор белән тигезләү турында ишеткәч, кан басымы нык күтәрелгән, дарулар белән генә тора икән.
Гөлнур апа, Илсур һәм аның 7 яшьлек улы Язнур бүгенге көндә Гөлнур апаның олы улында вакытлыча гомер кичерә. Хәзер бөтен хуҗалыкны яңадан булдырырга кирәк аларга, ә бу бик күп чыгымнар таләп итә.
Хөрмәтле укучыларбыз, әлеге гаиләнең кайгысына битараф калмасак, кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде.
Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Фото: «Шәһри Казан»
Чыганак: "Шәһри Казан" сайты