Дәүләт Думасы Путинга тагын ике срокка сайлану хокукы бирә торган закон кабул итте

Дәүләт Думасы Россиянең гамәлдәге Президенты Владимир Путинга дәүләт башлыгы вазифасын тагын ике срокта биләү мөмкинлеге бирә торган закон кабул итте.

Яңа закон сайлаулар һәм референдумнар үткәрүгә бәйле документларны узган ел Россия Конституциясенә кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә туры китерә. Аны Дәүләт Думасы депутатлары Павел Крашенинников һәм Ольга Савастьянова, шулай ук сенатор Андрей Клишас эшләгән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Яңалык нигезендә, ил җитәкчесе постына ике тапкырдан артык сайлануны тыю гамәлдә кала. Әмма хәзер Төп законга төзәтмәләр керткәнче президент постында уздырылган вакыт исәпкә алынмый.

Каденцияләр санын чикләү турындагы нигезләмә «РФ Президенты вазифасын биләгән һәм (яки) биләүче затка, тиешле чикләүләр булган РФ Конституциясенә төзәтмәләр үз көченә кергән вакытта бу вазифаны күпме вакыт биләгән һәм (яки) били торган сроклар вакытын исәпкә алмыйча кулланыла», — дип искәртелә документта.

Моннан тыш, хәзер дәүләт башлыгы постына бары тик 35 яшькә җиткән, «илдә даими рәвештә яшәве 25 елдан да ким булмаган, элек чит ил гражданлыгы булмаган яки башка дәүләт территориясендә озак вакытка яшәү хокукы теркәлмәгән яки башка документка ия булмаган граждан гына дәгъва итә ала».

Шул ук вакытта тиешле норма элегрәк РФ составына тулысынча яки өлешчә кергән дәүләт гражданы булган һәм әлеге территориядә даими яшәгән россиялеләргә кагылмый.

Чыганак: "Татар-информ" МА

Бәйле