М-7 федераль трассасында урнашкан музей-тукталыш шаккатмалы.
Блогер Нәзим Галимов @nazim__galimov Инстаграмга М-7 (Казан-Чаллы) трассасында урнашкан «музей-тукталыш»ны урнаштырды.
— «У самовара»ның хуҗасы Тәлгать Мотыйгуллин белән очрашып, аның белән әңгәмә кору бәхете тәтеде әле. Шушындый зур хезмәте, халык өчен мәңге дә кире кайтарып булдыра алмаслык хатирәләрне яңартырлык итеп, җиренә җиткереп, чынга тәңгәл китереп, эшләгән шушы гамәле өчен иксез-чиксез рәхмәт әйтәсе килә Тәлгать абыйга. Шулай ук хуҗаных ярдәмчеләренә, дусларына олы рәхмәт. Искиткеч берсүзсез! — дип язылган.
Сезнең самавыр янында туктаганыгыз бармы?