Студентлары белән бер «дулкында» ул

-- Лейла

Башкортстанның Уфа мәгариф өлкәсендә узган гасырның икенче яртысыннан алып, бүгенге көнгә кадәр Лия Фазылҗан кызы Латыйпова(ислам динебез тәгълимәте буенча үзгәртә, тулыландыра ул исемен, хәзер ул Исламия) эшли. Аның исеме күпләргә билгеле, яхшы таныш.

Ул иң беренчеләрдән булып училищеда намуслы эшли, аннары шәһәргә күчү белән, пенсиягә чыкканчы Башкортстан дәүләт аграр университетында тырыш, зур хезмәт куя.

Уфаның мәгариф үсеше Лия Фазылҗан кызы эпохасы хакында сагынып искә ала. Ул бик ихтирамлы, ярдәмчел, кешелекле булуы белән коллегалары тарафыннан зур хөрмәт казана. Студентлары белән бер «дулкында» булуы, аларның фикерләрен аңлавы һәрчак аңа ярдәм итә килә. Шәкертләргә төпле белем бирү генә түгел, ә аларның талантларын ачуны, аларны үстерүне дә хуп күрә абруйлы педагог.
Хәзерге вакытта Исламия Фазылҗан кызы сафта, хаклы ялга чыккач та журналистика юнәлеше буенча белем туплый, РФ, БР һәм ТРның Журналистлар берлекләре әгъзасы, ике мәртәбә хаҗия. Моннан тыш мөгаллимә гөлләр үстерә, туган якны өйрәнү белән шөгыльләнә.
Юлай Низаев, китапханәче.

Бәйле