Татарстанда чыгарылыш кичәләрен тыярга мөмкиннәр

Дәүләт советы депутатлары чыгарылыш кичәләрен тыярга тели. Аның урынына 2-3 сәгатьлек рәсми элеш кенә оештыруын тәкъдим итә. Шулай ук мәктәптә укытучылар, әти-әниләр белән бергә бәйрәм табыны ясап була. Алар моны шуның белән аңлата: күп очракта чыгарылыш кичәләрендә кичәге мәктәп укучылары спиртлы эчемлекләр куллана. Моннан кала, әлеге чара өчен әти-әниләргә шактый суммада акча  түләргә кирәк, укытучыларга бүләкәр алу да кыйбатка төшә. Барлык ата-аналарда да мондый мөмкинчелек юк. Бүләкләр алуны,гомумән, тыярга кирәк.

Ләкин министрлык вәкилләре чыгарылыш кичәләрен тыя алмалаулары турында әйтте, шулай да, мәктәп директорлары белән сөйләшергә вәгъдә бирде. Депутатлар әлеге кичәнең формасын үзгәртергә һәм аларның оештырылуын контрольгә алырга кушты.

(мәгълүмат Татпресса сайтыннан алынды)

Бәйле