14 июль төнендә Франциянең Ницца шәһәрендә зур теракт булып, 84ләп кеше һәлак булды. Инглиз ярында Бастилия көнен бәйрәм итәргә чыккан халык төркеменә зур йөк машинасы килеп кереп кешеләрне таптады. Әлеге терактны үз күзләре белән күрүчеләр социаль челтәрләрдә хатирәләре, хис-кичерешләре белән бүлешә.
МГИМО студенты Дарья Зайцева сүзләренчә, алар терактның нәкъ уртасында булалар. “Безнең белән бар да яхшы. Теракт салюттан соң 10 минут үтүгә бездән ерак түгел булды… Ә соңыннан паника, гауга, бар да чабыша башлады, бөтен җирдә үле гәүдәләр ята…”, дип искә ала ул.
Ваҗига урынында публицист Александр Архангельский да була: “Үз күзләрем белән күргәннәрдән – җирдә хатын-кыз ята, велосипед та юлда ташлап калдырылган. Сиреналар… Кешеләр, полиция белән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен үткәрер өчен, машиналарны туктата. Барысы да чаба, күбесе елый…”
“Бар яктан да ата башлагач кешелегеңне дә югалтып була икән. Әле кайчан гына син салют карап сөенгән кыз идең, ә берничә минуттан куркуыңнан хайван кебек качар урын эзлисең… ”, — дип яза Instagram битендә Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче fevralina-dekabreva никлы кыз.
Видео опубликовано >>АК<< (@fevralina_dekabreva)
Кайбер кешеләр теракт вакытында ерак түгел урнашкан рестораннарда ял иткән. Кешеләрнең чабышканын күргәч, алар да качарга ашыкканнар һәм рестораннарның арткы ишекләреннән генә чыкканнар. Моның турында alinavinsta никлы кулланучы яза.
Алина Самойлова шулай ук теракт вакытында ресторанда була. Әмма аның улы пляжга китә. Хатын-кыз ире белән баласын эзләп урамга чыга, соңыннан якындагы кафега кереп кача.
valeria-zhel никлы кыз дуслары белән кафеда ял иткән. Кинәт курыккан кешеләр кафега бәреп кереп калганнарны да борчуга салган. Кызлар өстәл астына кереп качарга мәҗбүр булган.
Берничә кеше, шуларның берсе Воронеж студенты Анна Дятчина теракт башланганчы берничә минут кала киткән булган.
Фото опубликовано Antoinette (@anna_dyatchina)
Җырчы Светлана Котляренко да (Света) әлеге урыннан улы белән берничә минут кала китүләре турында яза.
Кулланучыларның күбесе социаль битләрендә алар белән бар да яхшы булуын хәбәр итә.
Фото опубликовано Natalia Konstantinova (@natalyconstantinova)
Видео опубликовано Ева Бажен (@evabajen)
Devageeta никлы кулланучының тәрәзәләре нәкъ полиция хезмәткәрләре йөкле машинаны туктаткан җиргә карый. Ул 15 июльнең иртәсендә дә әлеге машинаның урам уртасында торуын яза.
Видео опубликовано Alena Anand Devageeta (@devageeta)
Йөк машинасы йөртүчесе 31 яшьлек Тунистан чыгышлы җирле кеше икәне ачыкланган. Барлыгы 84 кеше һәлак булган. Тагын 18 кеше авыр хәлдә. Һәлак булучылар арасында Русия кешесе дә бар.
Мәгълүмат РБК сайтыннан алынды.